ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2020 ел
җомга

Үзәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Театр рәссамнары" дип исемләнгән иҗади кичә үткәрделәр.

Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.

Татарстанда урып-җыю эшләре «экватор»га җитте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә20 августка республикада 752,4 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган (суктырылган), бу барлык мәйданның 50 %ын тәшкил итә.

Татарстанда яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” дигән уникенче республика телевизион конкурсы башланды. Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК. 


18
август, 2020 ел
сишәмбе

15 август көнне Бөек Ватан сугышы ветераны, бик күп медальләр иясе, ветеран-педагок, авыл аксакалы, безнен горурлыгыбыз Иван Иванович Егоровның туган көне  - 97 яшьлек гомер бәйрәме. Шул уңайдан, Субаш авыл мәдэният хезмэткәрләре район җитәкчеләре белән берлектә ветераннны  котлап кайтты.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре  14 август көнне балаларга “Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм” дип исемләнгән рәсемле уенны тәкъдим иттеләр.

Укучылар бәйрәмнең тарихы һәм аның белән бәйле халык гореф-гадәтләре, йолалары турында белделәр.  Бу көнне килүчеләрне умарта кортлары тормышыннан гадәти булмаган фактлар турында "бал мичкәсе"ннән табышмаклар көтә иде.  Уен бал дегустациясе белән дәвам итте.  Төрле төстәге һәм төрле үләннәрдән балның зәвыкка бай сортлары чыга. Менә аларны белергә кирәк иде.

Әлеге халык авыз иҗаты уены аша балаларның фикерләү сәләте үстерелә, аларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләнә. Чара барышында катнашучыларга "Яңа китаплар дөньясы" исемле күргәзмә тәкъдим ителде һәм китапларга күзәтү ясалды.

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы  Гайнетдинова Ф.Т. ГТХМ хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә бару оештырылды. ГТХМ хезмәткәрләре АПИ ның төзеклеген тикшерде, гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Шулай ук авыл җирлеге сәркатибе белән мәгълүмат алмашу үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International