ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бу чара белән өлкән буынга игътибар бирелеп, авылның
яшь кешеләреннән хөрмәт үрнәге күрсәтелде. Айдар авыл мәдәният йорты директоры һәм китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар,
бәйрәм күчтәнәчен өләштеләр.


13
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның  12 октябрендә  Олы  Әтнә авылында 2006-2007  елгы  кызларның  җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Барлыгы 7 команда катнашкан ярышта безнең «Теләче» спорт мәктәбе командасы 2 урынга лаек булды.

Элек- электән җир асты чишмәсеннән су эчкән кеше җирнең үзеннән көч ала дигән ышаныч бар.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме белән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы көннәрдә тәрбиячеләр белән бергә чишмәгә сәяхәткә барып кайттылар. Чишмә суының кайдан чыгуы, ни өчен ул файдалы һәм ни өчен чишмәләрне сакларга кирәклеген ассызыкланды. Балалар чишмәнең ничек агуын, җирле халыкның суны ничек алуын күзәттеләр, чишмәнең чисталыгы һәм үтә күренмәлелеген күреп сокландылар.

Коронавирус турында белемнәрне арттыру йөзеннән  10 октябрьдә Шармыш авылы яшьләре өчен профилактик әңгәмә үткәрелде. Анда "Коронавирус нәрсә ул?", "Симптомнары", "Бу вирус ничек тарала?", "Үзеңне һәм якыннарыңны инфекциядән ничек сакларга?", "Коронавирус инфекциясен профилактикалау" һәм башка сораулар каралды. Катнашучылар  карантин чараларының, социаль дистанциянең мөһимлеге турында сөйләштеләр.  Бу чара өчен "Моны һәркем белергә тиеш" дип исемләнгән стенд эшләнде.

«Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясендә җиңү яулаган: Гобәйдуллина Азалия, Антонова Латифа, Нуруллина Ралинә, Кыямов Искәндәр һәм «Иң мәдәниятле ата - ана» номинациясендә җиңеп чыккан – Нигъмәтҗанова Миләүшә Расих кызын  Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миңнехан кызы һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директоры урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы тәбрикләде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020 ”  республика  яшь инспекторлар конкурсының муниципаль этабында Теләче урта мәктәбенең  яшь инспекторлар командасы  1 урынны яулады. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә яшь инспекторлар командасы алдагы җиңүләргә әзерләнә.

2020 елның 30 сентябрендә «Батыр» спорткомплексында һәм Теләче урта мәктәбенең спортзалында  «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2006 нче елгы  яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында  волейбол буенча район беренчелеге уздырды.

Ярышларда барлыгы 5 егетләр, 4 кызлар командасы катнашты.

26 сентябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә  китапханәче Гиниятова Л.Г, мәдәният йорты җитәкчесе Хасанова З.Т  укучы балалар белән  “Әкият укыйм, тыңлагыз!” дип исемләнгән  әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында Г.Тукай, А.Алиш , А.С.Пушкин әкиятләрен укучыларыбыз яратып укыганы ачыкланды.

Шуны күздә тотып, 29 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә,  “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар   белән,   "Көзге уңыш" бәйрәме үткәрелде.

Балалар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, табышмаклар әйтештеләр. Бәйрәм җыр – бию белән чиратлашып барды. Яшелчә - җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.

Аның мәдәни һәм милли тарихы белән балаларны таныштыру максатыннан ,Алан авылы китапханәсендә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Табышмак әйтәм ,тап!”дип исемләнгән фольклор кичә үткәрелде. Чарага авылыбызның мәдәни тормышында актив катнашучы өлкән буын китап укучылары да катнашты. Татар халык авыз иҗаты, онытылып барган милли уеннар,татар мәдәниятында фольклорның роле турында әңгәмә булды, милли уеннар уйналды,табышмаклар конкурсы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International