30 нчы сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Казань шәһәрендә кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Укучылар , җитәкчеләре тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Н. Зиганшина һәм психолог З.З. Габдрахманова белән “ Россия – минем тарихым” дигән тарихи күргәзмәдә булдылар. Илебез тарихына багышланган сәяхәт барысына да бик ошады һәм искиткеч кичерешләр калдырды.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар. Яшьләр командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов һәм Б. Р. Салахиев әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар. Кызлар командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов һәм Б. Р. Салахиев әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
1 октябрь көнне Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов ветеран укытучыларны һәм хезмәткәрләрне Өлкәннәр көне белән кайнар котлады. Айнур Фирдәвесович өлкәннәребезгә алдагы тормышларында ныклы сәламәтлек, бәхет –шатлыклар теләде.
Быел мәгариф ветераннары Зарипов Рафис Мөхәммәдиевичка – 75, Әминә Тимергалиевна Сафиуллинага 60 яшь тулды. Район мәгариф бүлеге, мәктәп администрациясе юбилярларны һөнәри бәйрәм белән котлый. Аларга сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, чиксез шатлыклар тели. Без сезнең белән горурланабыз!
Район китапханәсе хезмәткәрләре, бәйрәм көне уңаеннан лаеклы ялдагы ветеран- хезмәттәшләрен бәйрәм белән котладылар. Китапханәчеләребез тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч- пакетларны тапшырып, аларга саулык- сәламәтлек, озын гомер, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерүләрен теләделәр.
Шулай ук китапханәнең уку залында өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән “Үткән гомер – бер мизгел” исемле китап күргәзмәсе эшли
Нәрсә ул “коррупция”? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара. 30 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция чәчәк атмасын дисәк” исемле темага укучылар белән сөйләшү үткәрделәр.
Өлкәннәр көне алдыннан, 30 сентябрь көнне, Баландыш авыл китапханәчесе һәм мәдәният йорты мөдире мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләгән хезмәттәшләренең өйләрендә булдылар. Рәхмәт сүзләре, теләкләре җиткерделәр, котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.
30 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе мәктәп укучылары өчен “Һәр юлында тарих авазы” исемле мәдәният дәресе уздырды. Әлеге чарада укучылар туган ягыбызның тарихы һәм истәлекле урыннары белән таныштылар, районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр турында белделәр.
Балаларга Мәдәни көндәлекләр тапшырылды, көндәлек белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатылды. Әлеге көндәлек үз укучысын Татарстанның әһәмиятле мәдәният һәм сәнгать объектларына алып барыр, бу урыннарның 100 ел элек нинди булуы һәм хәзер ничек үзгәрүе турында сөйләр. Халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни мирасын бергәләп өйрәник!
1 нче октябрь көнне Теләче авылы мәдәният йортында район башлыгы Хаҗипов Н.Н,район җитәкчелеге катнашында, милли телләрне саклау буенча киңәшмә булып узды.Төп доклад белән дә районыбызның башлыгы чыгыш ясады . Ул үзенең чыгышында эшләнгән эшләргә ныклы аналитик анализ ясады,телләрне саклап калу буенча туган проблемаларны чишү юлларын күрсәтте.Киңәшмә күмәк “Туган тел”җырын җырлап күтәренке рухта тәмамланды.