ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Теләче урта мәктәбендә хокук сакчылары сыйныфы ачылды. Жукова Р.А. җитәкләгән сыйныф директор Хафизов А.Ф. игълан иткән приказ белән хокук сакчылары сыйныфы дип аталды. 4  сыйныфта бу юнәлештә эш төрләре билгеләнде.

Балалар бакчасында бәйрәм - ул һәрвакыт искиткеч могҗизалар, тылсымлы буяулар, балаларның яңгыравыклы көлүе, елмаюлар һәм әйтеп бетермәслек хисләр ташкыны. Өлкәннәр көзне бик моңсу вакыт дисәләр дә, балалар, киресенчә, көз көне аяк астындагы алтынсу яфракларның кыштырдавына, шыбырдап яңгыр яуганда зонтик астында, резин итепләр киеп, рәхәтләнеп йөрүгә шатланып туя алмый.

14 октябрь көнне китапханәдә, шигърият сәгате үтте. 7 сыйныф укучылары Мөбәрәкшина Чулпан һәм Ситдыйкова Камилә шагыйрьнең яраткан «Тучи», «Осень» шигырьләрен укыдылар. Бу көнне китапханәгә килүчеләр дә үзләренең яраткан шигырьләрен укып, акциядән читтә калмады.

Шәтке авыл китапханәсендә әлеге вакыйгага багышланган "Ул халкына тугры булып яшәде" дип исемләнгән тематик киштә ясалды. Китап укучылар арасында зур популярлык казанган китаплар тәкъдим ителде.

Профилактик чара кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Россиянең  эчке эшләр министрлыгы Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлегенең административ законнарны үтәү буенча инспекторы Р.Х. Назиров белән берлектә 1 октябрь көнне "бала + юл = иминлек"рейды үткәрделәр.


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 13 октябрь көнне  Айдар авылы китапханәсендә  "Хәтер исән икән - тарих бар" дип исемләнгән  хәтер сәгате үткәрелде.  1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Электрон презентация ярдәмендә укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә-ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар . Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер- китапларда,  йөрәкләрдә мәңгелек"  күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.

13 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында танылган балалар язучысы, шагыйрь, прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Чын тормышта кайный шагыйрь уе...” исемле китап күргәзмәсе эшләнде.  Шулай ук китапханәчеләр иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Орымширмә башлангыч мәктәбендә   укучыларга шагыйрьнең китапларын тәкъдим иттеләр.

Октябрь аенда күренекле балалар язучысы, шагыйрь  Җ.Дәрзаманның тууына 75 ел уңаеннан Олы Нырсы авылы китапханәсендә  “Җәүдәт Дәрзаман иҗатында балачак хәтирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Анда шагыйрьнең күп кенә китаплары урын алды.

Октябрь аенда күренекле балалар язучысы, шагыйрь Җ.Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Талантлы каләм иясе” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Анда  шагыйрьнең күп кенә китаплары урын алды

15 октябрь – Хәтер көне, 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шушы уңайдан Олы Мәтәскә китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры «Узган еллар – изге истәлек» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрделәр.  Бу чарада югары сыйныф катнаштылар.  Китапханәче аларга 468 ел элек булган вакыйга турында сөйләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International