Кунакка көз кызы- Сөмбелә килде

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

  Балалар бакчасында бәйрәм - ул һәрвакыт искиткеч могҗизалар, тылсымлы буяулар, балаларның яңгыравыклы көлүе, елмаюлар һәм әйтеп бетермәслек хисләр ташкыны. Өлкәннәр көзне бик моңсу вакыт дисәләр дә, балалар, киресенчә, көз көне аяк астындагы алтынсу яфракларның кыштырдавына, шыбырдап яңгыр яуганда зонтик астында, резин итепләр киеп, рәхәтләнеп йөрүгә шатланып туя алмый.

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә традицион көзге “Сөмбелә” бәйрәме узды. Бәйрәм иртәсен ямьләндереп балалар янына кунакка көз кызы -Сөмбелә килде. Ул балалар белән табышмаклар чиште, уеннар уйнады, җырлар җырлады. Балалар да шулай ук кунакны бүләксез калдырмадылар- Сөмбеләгә җырлар, шигырьләр һәм биюләр башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International