2020 елның 20 октябрендә «Батыр» спорткомплексында 2008-2010 елларда туган малайлар арасында мини-футбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге булып узды. Командалар әйләнеш системасы буенча уйнадылар. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Теләче -1 командасы , 2 урынны Үзәк урта мәктәбе , 3 урынны-Теләче-2 командалары яулады. Командалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.
2022 елда илебез Петр 1нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Петр 1Бөек (1672-1725) - атаклы дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән Мәскәү патшасы, Бөтенроссия императоры, Бөек реформатор. 2020 елның 20 октябрендә Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Великие имена России. Петр1» исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар Петр 1нең тормышы, аның биографиясеннән фактлар, реформалары һәм эшләре белән таныштылар. Чара аларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватанына, Россия тарихына карата мәхәббәт хисе уятты.
Инстаграм һәм ВК социаль челтәр битләрендә әлеге тема буенча презентация куелды.
Теләче урта мәктәбендә федераль программага нигезләнеп эшләнгән “ Үсеш ноктасы” үзәгендә информатика, тормыш иминлеге нигезләре, шахмат һәм проектлар зонасы һәм малайлар белән кызлар өчен хезмәт кабинетларында даресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә . Әлеге кабинетлада “ Үсеш ноктасы” логотиплары ясалган һәм стеналар матур ачык төсләргә буялган. Бу кабинетларда мәктәп укучылары « Робототехника» , « ЗD –моделирование”, « Авиамоделирование» , « Шахматлар», “ Кисү һәм тегү” һәм “ Уйлап табу” түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр. «ЗD – модельләштерү» түгәрәген яшь технология укытучысы Юмаев Рузиль Марселевич алып бара. “ Үсеш ноктасы” үзәгенең максатлары бик изге – балаларны хезмәткә һәм һөнәргә өйрәтү, шахмат, яңа проектлар ярдәмендә максатчан һәм иҗади уйлый беләче балалар тәрбияләү. Хәзерге заманда һәм киләчәктә уйлый, эшли һәм иҗадка сәләтле балалар , яшьләр безнең илебезне, тормышны үстерүчеләр булырлар дип ышанабыз.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 21 октябрьда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра
Бәйрәм белән!
Төзек, матур юллар теге яки бу төбәкнең, торак пунктның йөзен генә билгеләп калмыйча, халыкка зур уңайлыклар да тудыра. Юлсыз җирдә тереклек юк дәрәҗәсендә. Шушы хакыйкәтьне аңлаган хәлдә, бугенге бәйрәм көнендә районыбызның юл хуҗалыгында эшләучеләргә безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез аеруча зур.
Уртанчы сыйныф укучылары һәм «Гөрләвек» клубы әгъзалары Теләче үзәк мәдәният һәм ял паркында үткәрелгән М.Ю. Лермонтов укуларында катнашты. Мондый акцияләр үсеп килүче буынны классикларыбызның әдәби һәм сәнгати мирасын өйрәнүгә җәлеп итә. Бөек шагыйребезнең шигырьләре бүгенге көндә дә яши, аларның яшьләр күңелендә чагылыш табуы аеруча да куандыра.
17 октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә рус теле фәненнән Тоталь диктант яздылар. Рус теле фәненнән Тоталь диктантны рус теле һәм әдәбияты укытучылары яздырды. Тоталь диктантны 100 артык укучы һәм укытучы язды.
Акциянең төп максаты – халыкны грамоталылыкка өндәү һәм рус телен популярлаштыру. Акциянең девизы: грамоталылы язу модада! Быел диктантның авторы «Национальный бестселлер» дип аталучы әдәби премия лауреаты Андрей Геласимов иде. Ул Константин Циолковскийга багышлаган текстлар әзерләгән иде. Акциядә барлыгы 102 кеше катнашты. Алар арасында мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., мәктәп директоры Николаев А.В., укытучылар һәм укучылар да бар иде.
17 октябрь көнне Теләченең «Батыр» спорт комплексында мөселман командалары арасында Теләче муниципаль районы Кубогына мини-футбол буенча районара турнир булып узды. Анда республиканың 10 районыннан командалар катнашты.
Нәтиҗәдә, 1 урынны - Казан шәһәре командасы, 2 урынны –Саба районы, 3 урынны-Түбән Кама һәм 4 урынны Теләче районы яулады.