15 октябрь көнне район балалар китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» VIII Халыкара акциягә кушылды.

2020 елның 17 октябре, шимбә

Уртанчы сыйныф укучылары һәм «Гөрләвек» клубы әгъзалары Теләче үзәк мәдәният һәм ял паркында үткәрелгән М.Ю. Лермонтов укуларында катнашты. Мондый акцияләр үсеп килүче буынны классикларыбызның әдәби һәм сәнгати мирасын өйрәнүгә җәлеп итә. Бөек шагыйребезнең шигырьләре бүгенге көндә дә яши, аларның яшьләр күңелендә чагылыш табуы аеруча да куандыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International