ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Бу көн, зирәклек һәм күңел юмартлыгы биргән өлкәннәргә карата зур кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү ункөнлеген ача.  Өлкәннәр мондый игътибарга бик шат һәм һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр.Шул уңайдан, районыбызның авыл мәдәният   хезмәткәрләре өлкәннәрне тәбрикләп, өйләренә барып күчтәнәч пакетлар өләштеләр.

Кичәдә катнашучылар жырлаганнар,узләренең яшьлекләрен искә алып оныклары әзерләгән бәйрәм  концертын тамаша кылганнар.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз телебезне саклау, милли стратегия һәм "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру, мәдәният учреждениеләре территориясенә агачлар утырту һәм  грантлар язу турында барды. Киңәшмәдә Ямбулат авылы клубы мөдире булып эшләгән Гөлфия Хәлиуллина озак еллар дәвамында куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысы игътибарга лаек, Гөлфия ханым үзеннән соң лаеклы алмаш та әзерләгән. Бүгеннән Ямбулат авылы клубында мөдир булып, кечкенәдән сәхнәдә үскән шушы авыл егете Шәфкать Кәримуллин эшләячәк.

Бу   көнне  Ачы авыл мәдәният йортында  “Вера, Надежда и Любовь” дип исемләнгән Изгеләр истәлегенә багышланган тематик кичә булып узган.  Чарада зур булмаган викторина үткәрелгән. Кичә дусларча әңгәмә белән тәмамланган.

2020 елнын 2октябрендә  “Батыр” спорткомплексында Теләче спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә   2005-2007 нче елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район Хадиуллин Хәким Каниф улы призына район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 8 мәктәптән  94 укучы катнашты.

Олы Нырсы урта мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары социаль-психологик тест эшләделәр.

СПТ-шәхеснең психологик "тотрыклылыгы" ресурслары дефициты белән бәйле рәвештә үз-үзеңне тоту мөмкинлегенең бары тик психологик "риск факторларын" ачыкларга мөмкинлек бирүче психиагностик тикшерү. Тест вакытында, наркотик һәм психоактив матдәләрне куллануга җәлеп итүгә юнәлдерелгән укучылар белән адреслы һәм системалы эшне оештыру максаты белән, куркыныч факторларының һәм саклану факторларының чагыштырмасы нигезендә үз-үзеңне тотышына җәлеп итү ихтималын бәяләү гамәлгә ашырыла. Алынган СПТ нәтиҗәләре прогностик, ихтимал характерда.

2020 елның 22 октябрь көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Шакиров Галимардан Исламгәрәй улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Галимардан абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов Галимардан абыйга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

 Ямбулат авыл китапханәсе укучылары Гыйльфанова Азалия һәм Мөхәммәтгалиева Әминә Михаил Юрьевич Лермонтовның "Парус" шигыре белән «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән VIII Халыкара акциягә кушылды.

23 октябрь көнне Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә, "ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге " муниципаль бюджет учреждениесе «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» темасына Үзәк, Шәтке, Югары Кибәхуҗа, Сауш һәм Олы Мәтәскә мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары белән онлайн-әңгәмә үткәрделәр. Чарада «Олимп» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече - Имамиева Айгөл Русил кызы, Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге полиция хезмәткәре  – Галиев Айсаф Айдар улы катнашты. 

Ак таяк - ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле.  Шул уңайдан 22-24 октябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Акылым белән күрәм, йөрәгем белән ишетәм”  дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты белән таныша алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International