Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сүз телебезне саклау, милли стратегия һәм "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру, мәдәният учреждениеләре территориясенә агачлар утырту һәм грантлар язу турында барды. Киңәшмәдә Ямбулат авылы клубы мөдире булып эшләгән Гөлфия Хәлиуллина озак еллар дәвамында куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысы игътибарга лаек, Гөлфия ханым үзеннән соң лаеклы алмаш та әзерләгән. Бүгеннән Ямбулат авылы клубында мөдир булып, кечкенәдән сәхнәдә үскән шушы авыл егете Шәфкать Кәримуллин эшләячәк.