23 октябрь көнне Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә, "ФОРПОСТ" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәге " муниципаль бюджет учреждениесе «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» темасына Үзәк, Шәтке, Югары Кибәхуҗа, Сауш һәм Олы Мәтәскә мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары белән онлайн-әңгәмә үткәрделәр. Чарада «Олимп» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече - Имамиева Айгөл Русил кызы, Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге полиция хезмәткәре – Галиев Айсаф Айдар улы катнашты.