Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. « Әкияттә кунакта» технологиясе кысаларында, А.С.Пушкинның «Алтын әтәч турында әкият» белән чираттагы дәрес үткәрде. Әкиятне тыңлаганнан соң, сюжетны һичшиксез уйнап карау зарур. Шулай ук "Тавыш буенча тап" уены уйнатылды. Максаты: хайваннарның тавышларын ишетеп аеру.
Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Мәрхәмәтле йөрәкләр» дигән ведомствоара акциядә катнаштылар. Акциянең максаты - авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм ярдәм күрсәтү. Акция барышында белгечләр биш бала тәрбияләнә торган күп балалы гаиләдә булдылар. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләгә балалар уенчыклары һәм азык-төлек рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтелде. Игелекле эшләр сизелми калмый - алар ярдәмгә мохтаҗларга якты маяк сыман яктырта.
3 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә бөек рус шагыйре С.Есенинның тууына 125 ел тулу уңаеннан «И памятник ему - природа, зеленая планета пьедестал» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм укучылар өчен шигырь сәгате үткәрелде. Сергей Есенинның Россиягә, аның каеннарына һәм табигатенә карата мәхәббәт темасы бик дулкынландыра. Юкка гына аны Россиянең иң патриотик шагыйре дип атамыйлар. Чара барышында китапханәче укучыларны тематик күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды.
Бу көн, зирәклек һәм күңел юмартлыгы биргән өлкәннәргә карата зур кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү ункөнлеген ача. Өлкәннәр мондый игътибарга бик шат һәм һәрвакыт түземсезлек белән көтәләр. Шул уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне тәбрикләп, өйләренә барып күчтәнәч пакетлар өләштеләр.
2 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә инглиз язучысы Грэм Гринның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Якты хыял кешесе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китапханәче укучыларга 2 томда сайланма әсәрләр тәкъдим итте, шулай ук, язучының тормыш юлы һәм иҗаты, ХХ гасыр әдәбиятындагы роле белән таныштырды.
3 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Үз агачыңны утырт” акциясенә кушылып, мәдәният йорты территориясенә агач утырттылар.
Әңгәмә яшьләр белән үткәрелде. Аларга сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кадерле әм сәламәтлекнең зур байлык икәнен аңлаттылар. Яшьләр үзләредә сәламәт яшәүнең серләре турында фикер алыштылар.
4 октябрь көнне Урта Мишә авылында, Теләче муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗиев катнашында, Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларының якты истәлегенә багышлап, һәйкәл-обелиск ачылды. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды.
Яшьлэр кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән танышты, аларга наркоманиянең килеп чыгу һәм таралу сәбәпләре анлатылды. Кеше организымына наркотик матдәләрнең йогынтысын өйрәнү, яшьләрне әлеге куркыныч чирдән кисәту һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру темаларына сөйләшүләр узды.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары армспорт буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар. Яшьләр командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!