Ил күләмендә 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр бөтендөнья күрмәүчеләре тормышында «Ак таяк» көннәре билгеләп үтелә.

2020 елның 23 октябре, җомга

Ак таяк - ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көннең исеме дә шуның белән бәйле.  Шул уңайдан 22-24 октябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Акылым белән күрәм, йөрәгем белән ишетәм”  дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә китап укучылар “Ак таяк көне”нең килеп чыгу тарихы, күрү буенча инвалид булган танылган язучылар, шагыйрьләрнең тормышы, иҗаты белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International