15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне.

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 13 октябрь көнне  Айдар авылы китапханәсендә  "Хәтер исән икән - тарих бар" дип исемләнгән  хәтер сәгате үткәрелде.  1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Электрон презентация ярдәмендә укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә-ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар . Әлеге мөһим вакыйгага багышланган "Хәтер- китапларда,  йөрәкләрдә мәңгелек"  күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International