ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Балаларда сәламәтлекне саклау, аны ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 4 август көнне  Максабаш авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә  “Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга әлеге темага презентация курсәтелде, сәламәтлек турында кызыклы шигырьләр укылды. Соңыннан балалар белән хәрәкәтле уеннар уйналды.

Баландыш авыл китапханәсе бу акциягә кушылды. Заббарова Гөлнара кызына уку өчен Михаил Юрьевич Лермонтовның "Бородино" шигырен сайлады. Языдырылган видео „Инстаграм“ һәм „ВКонтакте“ социаль челтәрләренә #читаемдетямрт хештегы астында урнаштырылды.

Баландыш авылы китапханәчесе Нәҗипова Миләүшә «Әдәби марафон» бөтенроссия онлайн-проектында катнашып, Диплом белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл китапханәсе  "ЛЕТО БЫВАЕТ РАЗНОЕ!" дип исемләнгән виртуаль акциядә катнашып, Свидетельствога ия булды. Акциянең рәсми оештыручысы булып Миасс шәһәренең 3 нче филиал-китапханәсе  тора.

Татарстан Республикасы Теләче районы Айдар авыл китапханәсе "Китаплы пикник" дип исемләнгән челтәрле акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы - Агап районы балалар китапханәсе.

Библиотекарь Среднемешинской сельской библиотеки Мухаметшина Гульфия Исмагиловна награждена Дипломом за активное участие в XI Всемирном марафоне чтецов.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган  авылым – Күкчә” дип исемләнгән онлайн фотоконкурс игълан иткән иде, авылыбыз табигатенең матурлыгын тасфирлаган фотоларга йомгак ясап җиңүчеләрне билгеләделәр һәм  катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Акцияне оештыручылар: Башкортстан Республикасы Бәләбәй районы «үзәк җирлекара китапханәсе» МАУК балалар бүлеге белән 3 нче авыл китапханәсе.

Ачы авыл китапханәсе "Морской литературный полк" челтәрле акциясендә катнашып Дипломга лаек булды. Акцияне оештыручы – Н.И. Рыжков исемендәге фәнни-тарихи китапханә. Акция диңгез флоты көненә багышланган иде.

Финалга чыгучылар   арасында безнең теләчелеләр дә, укытучылар, китапханәчеләр дә бар. Шулай ук марафонда Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызы да актив катнашып Дипломга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International