«Таныш булмаган кешеләр белән сак булыгыз”

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

3 сентябрь - экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе укучылар белән «Таныш булмаган кешеләр белән сак булыгыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әлеге әңгәмәнең максаты -  балаларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International