ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Айдар авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Солдат өчпочмагы» дигән интернет - викторинада катнашып, диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы- Карпинск шәһәр округының А.С.Попов исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе.

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы  Айдар авыл китапханәсе «Без - Россиянең киләчәге" дигән челтәрле акциягә кушылып һәм катнашучы Сертификатына ия булды.

Акциянең оештыручысы: Алтай краеның " Краснощеково” күпфункцияле мәдәни үзәге муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең үзәк район китапханәсе.

26 июнь көнне мәдәният һәм ял паркында  Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан нәшер ителгән Бөек Җиңүнең 75 елллыгына багышланган «Татарстан: все для фронта, все для Победы!» дип исемләнгән китабы тантаналы рәвештә Теләче муниципаль районы үзәк китапханәсенә һәм мәктәп китапханәләренә тапшырылды.

«Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча игълан ителгән Хәтер һәм Дан елы кысаларында уза.

1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе СССРга бәреп керә . Бу көн 27 000000 совет гражданнарының гомерен өзгән сугыш башланган көн. Ел саен бу фаҗигале датада без тыныч тормышыбыз өчен үз - үзләрен корбан иткән кешеләр истәлегенә «хәтер шәмнәре» кабызабыз.

"Хәтер шәме" акциясенә кушылып, бу дөньяны саклаучыларны искә ал!

24 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Тынычлык күгәрчене» Бөтенрусия флешмобында катнаштылар. Ак күгәрчен - дөньяның иң танылган тынычлык символы.

Теләче мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С һәм җирлекара китапханәләр мөдире Дәүлиева Р.М. районыбызда борынгы авыллардан саналган Төрек-Тәмтедә булып, авылның тарихи урыннарын барладылар. Шул исәптән китапханә эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Ак күгәрчен-дөньяның иң танылган символы. Флешмобта катнашып, без Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга, бөтен планета өчен Тыныч күкнең мөһимлеген саклаучыларга рәхмәтебезне белдерэбез.

Баландыш авыл китапханәсе «Хәтер шәме " Бөтенроссия акциясендә катнашып Дипломга ия булды.

2020 елның 25 июнь   көнендә Ямбулат  авылында яшәүче тыл ветераны Саттарова Рәисә Шәhивали кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәисә апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен hәм  истәлекле буләк тапшырды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

24 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсе, «Хыялй балачак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә, «Тынычлык күгәрчене» дип исемләнгән бөтенроссия флешмобына кушылды һәм бүгенге тыныч тормыш символы булган күгәрчен рәсемен ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International