Ак күгәрчен-дөньяның иң танылган символы. Шармыш авыл китапханәсендә «минем шәхси күгәрчен дөнья " акциясе узды, шул рәвешле без «Тынычлык күгәрчене»флешмобына кушылабыз. Флешмобта катнашып һәркем Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерә, бөтен планета өчен тынычлыкның мөһимлеген белдерә, без барыбыз да үзебез өчен һәм киләчәк буын өчен Тынычлыкны сакларбыз.
Ак күгәрчен - дөньяның иң танылган тынычлык символы. "Тынычлык күгәрчене" флешмобын оештыручылар халыкны 24 июнь көнне, бүгенге тыныч тормыш билгесе итеп, күгәрчен сынын ясарга чакыра.
Флешмобта катнашып, һәркем Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерә, бөтен планетага тыныч тормышның мөһимлеге турында хәбәр сала.
Без үз күгәрченнәребезне фотога төшереп, тынычлык теләп, интернет киңлегенә "очышка" озатабыз.
Медицина хезмәткәре булып очраклы кешеләр эшләми, чөнки кеше гомере өчен җаваплылыкны көчле рухлылар гына күтәрә ала.
Мөгаен, бу планетада бер генә кеше дә медицина ярдәменнән башка тора алмыйдыр. Медицина хезмәткәрләре безнең тормышыбызны саклап калып, безгә яңадан тернәкләнүгә булышучылар.
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Беренчеләрдән булып укы! Балалар китапханәсенең яңалыклары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Биредә балаларны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштырдылар. Балалар игътибарына төрле тематикадагы китаплар, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен төрле эчтәлектәге журналлар тәкъдим ителде.
Мәктәпкәчә яшьтә балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова “Килегез, укып хозурланыгыз!” дип исемләнгән библиобакча оештырды.
Күкчә авыл китапханәчесе Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы, Россия көненә багышланган “Россия турында яраткан юллар" дигән челтәрле акциясенә кушылып, Сертификат алды. Акцияне оештыручы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.
Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без” рубрикасы кысаларында Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Фатих Хөсни иҗатына багышланган видеороликлар куелды.
Теләче үзәк китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан “ Помнит сердце, не забудет никогда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Бу көнне Теләче балалар китапханәсенең иң актив китап укучылары «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китап укучылар «Гөрләвек» курчак театры клубына йөрүчеләр белән беррәттән Хәтер шәмен үз өйләренең тәрәзә каршысында һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында кабызды. Без, Бөек Ватан сугышында катнашып, фашизмга каршы аяусыз көрәштә илебез азатлыгын саклаган геройлар турында беркайчан да онытмабыз!
79 елдан соң да, 1941 елның 22 июнь көне турында хатирәләр һәрберебезнең йөрәгендә тирән ихтирам белән искә алына.