Татарстан Республикасы халыкны эш, хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында " Өлкән буын кешелләрен тәрбияләү мәктәбе " технологиясе уңышлы эшли башлады. Дэреслэрне махсус укулар узган педагог,булек модире Шайхутдинова Ф.Р. алып бара.
Август башыннан укуларда 8 кеше катнашты: туганнар – 4 кеше, социаль хезмәткәрләр-4 кеше, алар үзләренең яшьләре яки инвалидлык буенча хезмәт күрсәтүләре авыр булган аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карарга булышырга өйрәттеләр.
"Тәрбияләү мәктәбендә" гомуми тәрбия, тростьлар, култык таяклары, коляскалар һәм башка техник тернәкләндерү чараларын дөрес куллану күнекмәләренә өйрәтәләр. Уку үзенчәлеге булып аның гамәли юнәлеше тора.
"Тәрбияләү мәктәбенен" төп эш формалары :
- мәктәп компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча консультация бирү;
- инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны, өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә караучы затлар белән төркемле һәм индивидуаль дәресләр (лекцияләр, семинарлар, практик дәресләр, тренинглар һ. б.) уздыру;
- өйләренә барып укыту.