Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Шуны истә тотып, 22 июнь көнне Максабаш авылы һәйкәле янында китапханә мәдәният йорты белән берлектә “Хәтер шәме” акциясен үткәрделәр. Акциядә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар да катнашты.
26 июнь көнне район Советының актлар залында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов рәислегендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Казаклар авылы китапханәсенең җәйге уку залында “Хыялый балакчак” берләшмәсе белән берлектә “Яңа китап иң шәбе, укы син аны, яме” дигән библиошопинг үткәрелде. Чараның максаты: яңа кайткан китаплар белән таныштыру, балаларга укуның файдасы турында сөйләү, аларны укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү һәм башка балаларда укуга кызыксыну уяту.
Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары белән берлектә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Әлеге акция Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча игълан ителгән Хәтер һәм Дан елы кысаларында уза.
Җитәкчесе - Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия. Акциянең оештыручысы – А.Н.Макаров исемендәге Каләҗе район китапханәсенең балалар бүлеге.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Непобедимые из сорок первого...» исемле патриотик акциядә катнашып Диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы: Крым Республикасы Красноперекопск шәһәре үзәк китапханәсе.
22 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм Теләче авылы яшьләре “ Хәтер шәме “ дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында һаләк булган сугышчылар обелисгына янып тоган шәмнәр куйдылар.Сугыш вакытында һаләк булган хәрби очучылар каберен чистарттылар, шәмнәр куйдылар.
Бу көнне, 79 ел элек Бөек Ватан сугышы – Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш башланган көн. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Шул уңайдан, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре авылыбыздагы обелискка чәчәкләр салдылар. Яу кырында ятып калган авылдашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Теләче мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С., җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. һәм районның кинооператоры Вәлиуллин И.Х. районыбызның борынгы авылларыннан булган Төрек-Тәмтенең тарихи урыннарын барладылар, авылның китапханә эшчәнлеге белән таныштылар.
Субаш авыл мэдэният хезмэткэрлэре китапханәче белән берлектә Бөтенроссия «Хәтер шәме» акциясенә кушылды. Обелиск янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны шәм яндырып, бер минут тынлык белән искә алдылар.