Бу бәйрәм 1994 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән. Күкчә авыл клубында, китапханә белән берлектә, "Россия Дәүләтенең дан символы"дип исемләнгән чара үткәрелде. Клуб мөдире сүзләреннән балалар Россиянең үз флагы барлыгын, ул өч төстә һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын белделәр. Ак төс-тынычлык, чисталык; зәңгәр-ышаныч һәм даими төс; кызыл-энергия һәм көч. Балалар сорауларга җавап бирделәр, чара ахырында аппликация ясадылар
Тантаналы чарада районыбыз җитәкчесе Хаҗипов Н.Н.катнашты. Бәйрәм концертында районыбыз үзешчәннәре, якташ –кунакларыбыз , Татарстанның атказанган артистлары - Рәсим Низамов һәм Марсель Вагизов, Алинә Сафиуллина, районыбызның гармунчылары, фольклор коллективлар катнашты. Шулай ук, чараны авыл җирлекләре әзерләп алып килгән тематик күргәзмәләр бизәде.
Татарстаныбызда кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.
Бу чарага ике сайлау кампаниясе аралыгында 18 яше тулучы яшьләр чакырылган иде. Әлеге чарада район территориаль һәм участок комиссиясе әгъзалары, яшьләр белән эшләүче предприятие оешма җитәкчеләре дә катнаштылар. Яшь сайлаучыларга 13 нче сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлаулар турында, сайлау комиссияләре эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
2020 елның 24 август көнендә Әбде авылында яшәүче тыл ветераны Иванова Елена Михаил кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Елена апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
19 көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «Алмалы Спас белән» дигән танып-белү уен программасы әзерләп үткәрделәр.
Иске Җөри авылы китап укучылары әлеге конкурста актив катнашып шагыйрьнең күп кенә шигырьләрен укыдылар. Китапханәче Гильмутдинова Рузалия Муртазина Руфия укыган шигырьгә видеоязма ясады һәм социаль челтәрдә үз битендә урнаштырды.
Писарев А.И. китапханә яңалыклары, яңа кайткан китаплар белән танышты. Яңа гына басылып чыккан “Книга памяти Тюлячинского района” китабы буенча үзенең фикерләрен җиткерде.
Шармыш авылы китапханәчесе «Почемучки» клубы балалары белән Уфаның 32 нче модель китапханәсе оештырган Белка и Стрелканың космоска очуларына 60 ел тулуына багышланган интерактив викторинада катнаштылар.