26 нчы август көнне район мәдәният йортында “Яшь сайлаучы көне” дип аталган мәглүмати акция узды. Бу чарага ике сайлау кампаниясе аралыгында 18 яше тулучы яшьләр чакырылган иде. Әлеге чарада район территориаль һәм участок комиссиясе әгъзалары, яшьләр белән эшләүче предприятие оешма җитәкчеләре дә катнаштылар. Яшь сайлаучыларга 13 нче сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле Совет депутатларын сайлаулар турында, сайлау комиссияләре эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Яшьләр каршында район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Р.Н. Яруллин, район Башкарма комитеты юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов чыгыш ясадылар. Соңыннан уку алдынгылары район Башкарма комитеты Җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.