22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бу бәйрәм 1994 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән. Күкчә авыл клубында, китапханә белән берлектә, "Россия Дәүләтенең дан символы"дип исемләнгән чара үткәрелде. Клуб мөдире сүзләреннән балалар  Россиянең үз флагы барлыгын, ул өч төстә һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын белделәр. Ак төс-тынычлык, чисталык; зәңгәр-ышаныч һәм даими төс; кызыл-энергия һәм көч. Балалар сорауларга җавап бирделәр, чара ахырында аппликация ясадылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International