ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

22 июнь-һәркемгә таныш,чөнки нәкъ менә шул көнне меңләгән кешенең гомере өзелгән,якыннарын югалткан,безнең йөрәкләрдә мәңгелек эз калдырган Бөек Ватан сугышы башланган. Күргәзмәдәге китаплар  шушы вакыйгаларны яктырталар һәм сугыш каһарманнарының батырлыкларын тагын да тирәнрәк аңларга Ярдәм итәләр.

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре дәвам итә. Җанисәпкә әзерлекнең бик зур һәм мөһим өлеше узды. Бу-халык санын алуны үткәрүнең оештыру планын төзү. Районның оештыру планы ВПН-2020 үткәрү буенча муниципаль берәмлек комиссиясе белән килештерелде.Татарстанстат килештерелгәннән соң комиссия утырышы беркетмәсе җибәрелә, анда комиссия рәисе визасы белән килештерү планын һәм листын килештерү мәсьәләсе каралды. Хәзерге вакытта 1-6-орг номерлы оргпланның барлык формалары, аңлатма язуы бастырып чыгарылган, подшитлар. Шулай ук район һәм район үзәге Теләче авылы карталары ясалды.

Аңа 1972 елда БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан нигез салына һәм шул чордан бирле ул бөтен дөнья белән ел саен искә алына. Әлеге дата уңаеннан  Иске Җөри  авылы  китапханәчесе  Вконтакте социаль челтәр битендә   видеоролик  урнаштырды.

Бөек Ватан сугышы, аның аерым вакыйгалары һәм ул вакыйгаларда катнашкан, шуларның шаһиты булган кешеләр халык күңелендә мәңге калачак. Сауш авылы китапханәчесе Бөек Җиңүнең – 75 еллыгы уңаеннан “Батырлар даны – мәңгелек!” темасына стенд эшләде. Стендта Сауш авылыннан Бөек Ватан сугышына китүчеләр, илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар, Бөек Ватан сугышыннан исән – имин әйләнеп кайтучылар исемлекләре яктыртылды.

Сауш авылы китапханәчесе  Сәйфутдинова Р.М. тарафыннан мәдәният йортының тирә - юне  чистартылып,  яшелләндерү эшләре алып барыла. Мәдәният йорты яны бакчасы булдырылып, күп төрле чәчәкләр үстерелә.

Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан Сауш авылы китапханэчесе онлайн режимда «Наркотикларсыз тормыш» темасына  информацион сэгать уткэрде. «Уйлан кешем» исемле китап кургэзмэсе  оештырылды.

Сауш авылы китапханәчесе самоизоляция вакында волонтер буларак авылыбызның өлкән яшьтәге китап укучысы, ялгыз яшәүче тыл ветераны  Гатауллина Фатыйма апага һәрвакыт хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп, хәлен белешеп, дарулар алып кайтып торды.

Сауш авылы китапханәчесе Сәйфетдинова Р.М.  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  “Бай тарихлы авылым - Сауш” дип исемләнгән стенд эшләде. Стендта авылыбызның тарихы, күренекле кешеләре, истәлекле урыннары яктыртылды.

Һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелиск янында китапханәче мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар коллективы һәм укучылар белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «һәлак булганнар исеменә " дип исемләнгән әдәби-танып-белү сәгате үткәрделәр.

1418 көн һәм төн дәвам иткән авыр канкойгыч сугыш 1945 елның 9 маенда фашистлар блокының илләрен тар-мар итү белән тәмамлана.

Россия Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы белән бу көн Хәтер һәм кайгы көне дип атала башлый.

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Шәтке авыл китапханәсендә сугыш башланган кайгы көненә   «Ачы Хәтер шәме» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сугыш турында китаплар урын алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International