ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Авылыбызның чишмә суларын эчеп, болыннарында аунап үскән егет 21 яшендә Бөек Ватан сугышында һаләк була.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, Габдулла Галиевның исеме Татарстан язучылар Союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылган. Аның бары тик “Яшел бөреләр” һәм “Үсәбез” дигән шигырьләр җыентыгы гына дөнья күрә. Шәтке авылы китапханәсендә “Безнең яктан, безнең туфрактан ул” дип исемләнгән тематик өстәл ясалды. Анда Габдулла Галиев тормыш юля һәм ы турында   мәгълумат куелды.

1941 елның 22 июне — Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе-Хәтер һәм кайгы көне-Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн фашистлар ихтыярында җәзаланган, тылда ачлыктан һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә.

Әңгәмә барышында укучылар яшүсмерләр арасында наркомания таралу проблемасы, наркотик матдәләр куллану кирәкмәгәнлеге турында сүз алып барылды Наркотикларга каршы  балаларга кызыклы китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тәкъдим ителде.

Шуның чираттагысы 21 июнь көнне “Без – наркоманияга каршы” дигән исем белән  узды. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар. Башта китапханәче белән мәдәният йорты директоры укучыларга наркоманиянең  тормыш өчен  ни дәрәҗәдә  куркыныч чир булуы турында аңлатып уздылар. Соңыннан алар  мәдәният йорты каршындагы асфальтка рәсемнәр  төшерделәр.

Россия Республикасы Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан вәкаләтләндерелгән Ревком шул көннән башлап, Казан губерна башкарма комитетыннан яңа республика белән идарә итү вәкаләтләрен үзенә кабул итеп ала.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

А.С.Пушкинның туган көне уңаеннан Воронеж өлкәсе “Слобода” балалар китапханәсе үткәргән “Пушкин әкиятләрен ясыйбыз” исемле челтәрле акциядә катнашып, Хазиев Самат Диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия.

Сугыш башлану һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында китапханәче Нәҗипова һәм мәдәният йорты директоры Низамова сөйләде. Безнең тормыш өчен, Ватаныбыз өчен көрәшкән бабаларыбызның батырлыкларын онытырга момкин тугел. Балалар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә кабызылган шәмнәр белән обелис янына үттеләр һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Китапханә эшендә наркоманияне кисәтү буенча төрле библиографик кулланмалар – буклетлар, белешмәлекләр чыгару, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы сценарияләр төзүгә зур игътибар бирелә. Айдар авыл китапханәсе , 20 июнь көнне халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш айлыгы кысаларында, сәламәтлеккә карата зарарлы булган матдәләрне яктыртучы «Наркотикларга каршы бердәм көрәшик» исемле белешмәлек тәкъдим итте.

Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан , 19 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Тормыш яшәү өчен кирәк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Әлеге мәсьәлә буенча зур күләмдә мәгълүмат туплаган китапханәләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә мөһим роль уйный. Әлеге глобаль пролеманы хәл иткәндә барлык җәмәгатьчелек белән берлектә тырышып кына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәшне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар , сәламәт яшәү рәвешен сайларга өндәүче белешмәлекләр һәм наркотикларның зыяны турында кисәтүче буклетлар урын алды.

Шармыш авыл китапханәсе кулланучылары өчен «әйләнә-тирәбездә шифалы үсемлек»дип исемләнгән китап күргәзмәсе-совет эшли башлады. Әлеге күргәзмә безнең җирлектә үсә торган үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйли. Күзәтү барышында тәкъдим ителгән китаплар халык чараларын һәм дару үләннәрен дәвалау турында сөйләячәкләр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән тагын бер китаптан файдалы чәй һәм настойлар әзерләү рецептларын белергә була.

Ә дару үләннәре турындагы белемнәрен кроссворд чишеп тикшерергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International