ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бу көнне, 79 ел элек Бөек Ватан сугышы – Россия һәм кешелек тарихында иң канкойгыч каты сугыш башланды.  Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Сугыш дәһшәтенә карамастан, Җиңү яулаган әти-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тарихи хәтер” исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Бу көнне без фашист лагерьларында ятып калган һәм тылда вафат булган сугышчыларны искә алдык. Без  ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм аларның батырлыгы, ныклыгы һәм каһарманлыгы өчен рәхмәт белдерәбез.

Шармыш авыл китапханәсенә килүчеләр өчен Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан " яктылык яки караңгылык. Син нәрсә сайлыйсың?» Әлеге күргәзмә зарарлы гадәтләрнең кешегә йогынтысы белән таныштыра, яшьләрне наркотик омутка тарту, психоактив матдәләрне татып карарга тәкъдим иткән кешеләргә ничек каршы торырга кирәклеген аңлата.

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бөтенроссия күләм тавыш бирүен үткәрүдә 1 нче июль тавыш бирү көнне һәм тавыш бирү көненә кадәр тавыш бирүне оештыручы участок сайлау комиссияләренең эш сәгатьләре

Субаш авылы китапханәчесе Петрова Лидия Илья кызы Россия көненә багышланган «Россия турында яраткан юллар" дигән челтәрле акциядә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Оештыручы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.

 

 

Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Яшьләргә  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру уңаеннан Субаш авыл китапханәсендә “Наркомания – киләчәксез тормыш” дигән  исем астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды. Балаларга наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлатылды һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирелде, алар наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр. Чарага “Наркомания - замана чире”, "Наркомания- знак Беды"  дигән күргәзмәләр оештырылды, аларга күзәтү ясалды.

«Хәрәкәтнең хәзерге Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны яңа срокка сайларга тәкъдим итсәм, беркемне дә гаҗәпләндермәм. Чөнки аның бәхәсле мәсьәләләрне конфликтка кадәр җиткермичә, шәхси сөйләшүләр юлы белән хәл итү омтылышы аерылып тора», — диде «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте әгъзасы, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев.

Ачык һавада китап уку кызыклы һәм файдалы. Үтеп баручы һәр кеше китап укучы булып языла ала. Саф һавада утырып ял итү, газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән танышу күпләрне битараф калдырмас дип ышандыра.

Шулай итеп без балаларны һәм өлкәннәрне китаплар бүләк итәргә һәм кечкенә китап укучыларыбызны китап укуга җәлеп итәргә тырышабыз. 18 июнь көнне берничә авторның китабын безгә бүләк иткән Елизаров Давидка чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Китапханәгә тапшырылган китаплар китап киштәләрендә үз урынын алып кына калмыйча, һичшиксез үз укучысын табар дип ышанабыз.

2020 елның 18 июнендә Әбде авыл китапханәсендә «бәйлелек бәясе - тормыш " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде, анда профилактик әңгәмә белән Әбде ФАП фельдшеры Прохорова М. А. чыгыш ясады..Безнең укучыларга зарарлы гадәтләрне кисәтү буенча китаплар тәкъдим ителде һәм әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

Аның максаты: якташ язучыбызның иҗатын туган як материалларына, газеталардагы басмаларга, шулай ук интернет челтәрендәге материалларга таянып өйрәнү иде. Слайдларда язучы-якташыбызның биографиясе буенча тупланган материал яктыртылды. Әлеге презентация белән инстаграммда, балалар китапханәсе битендә танышырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International