19 июнь көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләченең үзәк мәдәният һәм ял паркында «Җәй китап белән» дип исемләнгән җәйге уку залы оештырды. Китап укучылар арасында безнең «Гөрләвек» курчак театры клубы членнары да бар иде, алар китапханә хезмәткәрләренә әлеге уку залын бизәргә ярдәм итте.
Җәй көне китапханәбезнең бурычы булып балаларның буш вакытларын мөмкин кадәр файдалырак итү һәм аларның күзаллауларын киңәйтү тора.
Чара барышында наркотиклар, аларның төрләре, куллану нәтиҗәләре, наркотик матдәләрне куллануга җәлеп итү ысуллары, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында сүз барды. Китапханәче сөйләвен тыңлаганнан соң, балалар наркомания-үлем куркынычы һәм бик авыр хәл ителә торган проблема дип нәтиҗә ясадылар.
Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р сәламәт яшәү рәвеше турында авылыбыз яшьләре белән “Үзеңне наркотикларга бәйләмә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә-юнебездәге гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.
Китапханәче куркыныч терроризм актлары турында сөйләде, террористлар кулга алган вакытта саклану чаралары искә төшерелде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында уз - узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Соңгы вакытларда дөньяда булган террактлар турында искә төшерелде.
Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Язмышыңа үзең аяк чалма, наркомания -упкынга юл" дип исемләнгән күргәзмә оештырып, балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Күргәзмәдә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды. Әңгәмә барышында наркоманиянең зыян китерүе турында сүз барды. Балалар сәламәт яшәү рәвешенә карата үз фикерләрен белдерде.
Наркомания – замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту! Шушы теманы яктыртып Шәтке авылы китапханәсендә “Наркомания – замана чире” дигән белешмәлекләр ясалды һәм таратылды.
Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә "Наркомания кешелек дошманы"дигән тематик күргәзмә эшли башлады..Наркомания – замана чире Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы – ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз.Әйдәгез бергәләп бу афәткә каршы көрәшик!
Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә чара үткәрелде:
"Наркотикларга юк" дигән профилактик әңгәмә
221 ел элек 6 июнь конне рус шагыйре, драматург һәм прозаик, рус реалистик юнәлешенә нигез салучы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм теоретигы, тарихчы, публицист, XIX гасырның беренче өлешендәге иң абруйлы әдәби эшлеклеләрнең берсе А.С. Пушкин туган. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәр битендә "Пушкин көне Пушкин китабы белән" дип исемләнгән презентация әзерләде.
Күкчә авыл китапханәсендә наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан материаллар җыю оештырылды һәм "Гасырның куркыныч чирләре" дип исемләнгән папка тутырылды, китапханәче "Мин тормышны сайлыйм" дигән буклет эшләде.