«Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында һәм 26 июнь Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә «Сак булыйк, наркомания!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, буклетлар, белешмәлекләр урын алды. Шулай ук, биредә наркоманиянең яшьләрнең физик һәм мораль сәламәтлегенә , Россия җәмгыятенең социаль тотрыклыгына тискәре йогынтылары яктыртыла.
221 ел элек 6 июнь көнне рус шагыйре, драматург һәм прозаик, рус реалистик юнәлешенә нигез салучы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм теоретигы, тарихчы, публицист, XIX гасырның беренче өлешендәге иң абруйлы әдәби эшлеклеләрнең берсе А.С. Пушкин туган. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәр битендә "А.С. Пушкин әсәрләре - безнең рәсемнәрдә" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
III Казан ( Бөтенроссия) күп предметлы «Алан» мәктәбе олимпиадаларда, конкурсларларда җиңгән укучы балаларны, биология һәм физика фәннәре буенча җәйге сәламәтләндерү лагерендә катнашырга чакыра.
Икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча " кайнар линия» үткәрү турында
Һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрикләүләрне кабул итегез. Бу көнне без тормыштагы авыр вакытларыбызда ярдәмгә килүче, үзебезгә һәм якыннарыбызга сәламәтлегебезне һәм киләчәккә ышанычыбызны кайтарырга булышлык күрсәтүчеләргә иң изге теләкләремне юллыйм.
Максабаш авыл китапханәчесе Мингазова Лилия Васыйл кызы, Россия көненә багышланган “Россия турында яраткан юллар" дигән челтәрле акциясенә кушылып, Сертификат алды. Акцияне оештыручы: Башкортостан Республикасының Благовар районы үзәк китапханәсе.
Баландыш авыл китапханәсе Россия көненә багышланган һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән “Россия тәрәзәсе” Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм Сертификатка ия булды.
2020 ел - Татарстан АССРның 100 еллыгы. 100 ел эчендә Татарстан зур уңышларга иреште. Бүген республика илнең алдынгы төбәкләре исәбенә керә. Туган җиребездә туу, яшәү һәм халыкка файдалы булу безгә бәхет елмайды. Әлеге истәлекле дата уңаеннан безнең китапханә "Знатоки" ("Знатоки") дип исемләнгән филордта катнашты. Моның өчен «Татарстан белгечләре»сертификаты алды.
Теләче үзәк китапханәсендә «Наркотикларга - юк!» Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланган китап күргәзмәсе эшләнде, биредә наркомания проблемасы, ил халкының сәламәтлегенә глобаль куркыныч янау һәм милли куркынычсызлык турында китаплар, брошюралар белән танышырга мөмкин. Шулай ук ял паркында наркотикларга каршы юнәлешле буклетлар таратылды.
18 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, «Наркотикларга юк дип әйтик!» дип исемләнгән буклетлар әзерләде. Мондый буклетлар төзүнең максаты булып - балаларда наркотикларга карата тискәре караш булдыру һәм аларга ярдәм итү тора. Буклетка сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, наркотикларның нәтиҗәләре белән таныштыручы, наркотик матдәләр куллануга тискәре караш формалаштыручы мәгълүмат тупланды.