Хөрмәтле райондашлар һәм кайткан кунаклар!

2020 елның 29 августы, шимбә

Татарстаныбызда  кабул ителгән Дәүләт суверенитеты турында декларация ул катлаулы авыр елларда республиканың бербөтенлеген, халкының бердәмлеген саклап калырга, Россия Федерациясендә һәм бөтендөнья  аренасында абруен ныгытырга, икътисадый яктан нык үскән, алга киткән төбәк булып җитешергә мөмкинлек бирде.

Татарстанның һәр төбәге кебек,  Теләче районы да  әлеге бәйрәмгә үз уңышлары белән килә һәм бүләкләрен әзерли. Болар-кырларда үстерелгән игеннәрнең җыелуы, аерым терлекчелектәге уңышлар, яңа төзелгән йортлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар-ФАПлар, мәдәният йортлары, яңартылган юллар  һәм башка күп кенә район күләмендә башкарылган эшләребез.  Боларның барысын да башкарып чыгарга халкыбызның бердәм, тату булуы, ә бу үз чиратында  республикабызның  тотрыклы үсеш алып баруында ярдәм итә.

Һәр татарстанлы өчен мәгънәле һәм мөһим булган бәйрәм – Республика  көне  белән кайнар тәбрикләп, һәммәгезгә нык исәнлек, иминлек, хезмәт уңышлары телибез.

Теләче муниципаль районы һәм Башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International