ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының оешуына 100 ел тулуга багышланган " Чәчәкләр.Шигырьләр.Туган көн" дип аталган флешмобта катнашты һәм диплом алды.

Бу  котлау авылнын яшь гаиләләренэ багышланган иде. Теләкләребез тормышка ашсын, игелек, өмет, наз белэн йортыгыз тулып торсын!

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта - аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Җәй. Китап. Мин.” исемле фото акция оештырылды.

Гаилә – ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, анннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Гаилә – җылы учак” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Ә җәйне җиләкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Җиләк ул баларның яраткан тәм-томы гына түгел, ул витаминнар чыганагы да. Шуңа күрә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел саен җиләкләргә багышланган атналык була. Балалар бу атнада яраткан җиләкләре турында сөйләштеләр, экскурсиягә чыктылар, рәсемнәр ясадылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр сөйләделәр.

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә викторина һәм “Тату гаилә – бәхетле гаилә” дигән презентация әзерләде.

Шушы матур бәйрәм уңаеннан Төрек-Тәмте авылы китапханәчесе Ахметзянова А.А. авылдашлары Вәлиевлар һәм Шакировлар гаиләләрен котлап кунакта булып кайтты. Алар иңне - иңгә куеп 65 һәм 60 ел бергә гомер кичергәннәр. Шушы көнгә кадәр тигезлектә бер-берсен аңлап ,санлап , тугры булып яшәү - үзе олы мәхәббәттер ул!!!

 Әбде авыл китапханәсе М.Ю. Лермонтовның«Люблю я Кавказ»  шигыре белән «Душа поэта на Кавказе» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнашты, аны Ставрополь краеның «Георгий шәһәр округының җирлекара китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең 8 нче Незлобнен авыл китапханәсе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International