ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Нинди генә чорлар булмасын,тормыш ничек кенә үзгәрсә дә, үз милләте, теле, халкы өчен җан аткан кешеләр беркайчан да онытылмый.Татар халкын башка милләтләр белән тиң күрергә теләгән кешеләр арасында,Габдулла Тукай да бар. Габдулла Тукай - үзенең шигырьләре белән кешеләрне таң калдырган шагыйрь. Аның шигырьләрен балалар да, олылар да бик яратып укый.

Чөнки бу айда безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган. Шул уңайдан Төрек - Тәмте китапханәсе шигъри акция игълан иткән иде. "Туган тел" балалар иҗади берләшмәсенә йөрүче баладар һәм аларның әти - әниләре, дәү әни, дәү әтиләре дә актив катнашты. Тукай шигырьләре аша без үзебезгә бик күп нәрсәләр алабыз. Аның шигырьләре бик зур тәрбия чарасы булып тора.

Иске Җөри авылы китапханәсе 10 марттан -26 апрельгә кадәр Түбән Новгород шәһәре Сормов районы китапханәләре тарафыннан оештырылган  “В книжной памяти мгновение войны” дип исемләнгән  акциядә катнашып  диплом белән бүләкләнде. 

Алан авылы китапханәсе тарафыннан Бөек җиңүнең 75еллыгы уңаеннан «Сезнең каһарманлык үлемсез» дип исемләнгән альбом һәм ТАССРның 100еллыгына «Авылым! Син - бөек Туган илемнең иң гүзәл бер почмагы» дип исемләнгән стенд ясалды.

Шармыш авыл китапханәсе Бөтендөнья шигърият көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «А между строчек синий платочек...» исмеле акциягә кушылды. Поэзия-кешелекнең иң гаҗәеп казанышларының берсе: үз хисләрен шигъри формада сеңдерү, рифмада үзенең тынычлыгын чагылдыру, киләчәк турында хыяллану һәм үткәннәрне искә алу. Акциянең оештыручысы-Уфа шәһәре үзәк район хастаханәсе МБУнең 41 нче номерлы модель яшүсмерләр китапханәсе.

Иртәнге планеркадан соң Рөстәм Миңнеханов Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен: табибларны, санитарларны, шәфкать туташларын, машина йөртүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән шәхсән котларга керде.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

25 апрель көнне китапханәдә «Библиотөн - 2020» онлайн режимында узды. Узган гасырда ук булган сугыш турында онытырга ярамый. Быелгы "Библиотөн" вакыйгалары «Безнең Җиңү хәтере» дигән уртак тема белән берләштерелгән.

Акция Россия буенча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырыла. 27 млн һәлак булучы истәлегенә 27 млн агач утырту планлаштырыла. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге акциягә кушылып, 4 алмагач, 2 чия, 2 миләш агачы утырттылар.

Теләче  урта мәктәбе укучылары читтән торып укуларын дәвам  итәләр. Укучылар  дистанцион  дәресләрне бик теләп укыйлар. Дистанцион уку вакытында  ата – аналар һәм балалар бик яратып  бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә  багышланган  рәсемнәр  һәм  эшләр иҗат иттеләр. Бөек  шагыйрь  Габдулла Тукай иҗат иткән матур  шигырьләрне  сөйләделәр, дистанцион видеомарафонда катнаштылар.  Уңышлар  телибез!

Акция Россия буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырыла. 27 млн һәлак булучы истәлегенә 27 млн агач утырту планлаштырыла. Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге акциягә кушылды. Клуб һәм китапханә территориясенә 4 төп чия, 2 төп ирга, 1 төп сирин агачы утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International