ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, балаларның игътибарын танылган татар классигы Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына җәлеп итү максатыннан социаль челтәрләрдә  “Теләче балалар сәнгать мәктәбе" аккаунтында Бөек шагыйрь әсәрләрен уку буенча дистанцион чара үткәрелде. Шулай ук мәктәп укучылары Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр әзерләделәр.

Үзләренең участокларына чия агачы уртыттылар. Акцияне Артамонов Федор Васильевичка багышладылар. Ул 1922 елның октябреннән туган, Ватанны саклауга алына. Карел фронтында сугыша, яралана, терелә һәм янә үз полкына керә. Өйгә 1946 елның ноябрендә кайта. «Кызыл Йолдыз», «Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

2020 нче елда  публицист, тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче тууына 134 ел тулды. Бу уңайдан Үзәк урта мәктәбендә бик күп кызыклы чаралар үтте: "Без Тукайны ясыйбыз!" онлайн рәсем бәйгесе, интерактив викторина, Г.Тукайга багышланган фильм карау. Укучылар шагыйребезгә багышлап видео-проект  эшләде.

 

Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Шул уңайдан,Теләче җирлекара китапханәсе бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 134 ел тулуга багышланган «Күңелләр Тукай белән сөйләшә» дип исемләнгән  «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үткәрде. Айдар авылы китапханәсе әлеге конкурс кысаларында, Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырен тәкъдим итте.

Моның өчен яраткан китабыннан истәлекле өзекне укып, видеоны язарга һәм теләсә кайсы социаль челтәргә #75словПобеды хэштегы белән салырга кирәк. Акциядә Айгөл Хазиева, Сәрия Хафизованың “Кайтмый калганнар” шигыре белән катнашты.

10 апрельдән 26 апрельгә кадәр Теләче балалар китапханәсе 2 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында «Безнең күңелләрдә син, Тукай» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр һәм Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр, кул эшләнмәләре онлайн бәйгесе оештырды. Биредә Олы Мишә, Олы Мәтәскә, Иске Җөри, Үзәк, Караширмә, Орымширмә, Баландыш, Шәтке, Олы Кибәхуҗа, Алан һәм Теләче балалары, шулай ук Саба, Кайбыч, Югары Ослан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән дә балалар сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләп видеога яздырып җибәрделәр.

Олы Мәтәскә авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсында катнашып, Бөек Тукаебызның шигырьләрен тәкъдим итте. Шулай ук Г.Тукай  шигырьләренә   онлайн -  укулар  оештырды.

Үзәк авыл китапханәсе үз хезмәтләрен онлайн режимда тәкъдим итә. Хаҗипова Ф.А. үз - үзеңне изоляцияләү вакытында телефон, электрон почта, instadram, «ВКонтакте» социаль челтәрләре аша үз эшчәнлеген алып бара.

Тукайның татар халкы өчен әһәмиятен тулысынча ачып бирерлек сүзләр табуы кыен. Аның шигырьләрендә татар халыкның рухы яши. Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә бөек Тукаебызның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан, «В контакте» челтәренең китапханә сайтында, шигъри онлайн марафон оештырылды. «Язлар безгә Тукай белән килә» исемле марафонда 21 кеше катнашты. Шулай ук бу бәйрәм уңаеннан оештырылган «Күңелләр Тукай белән сөйләшә» дип исемләнгән  районкүләм буктрейлерлар конкурсына, Тукайның «Театр» шигыренә буктрейлер эшләп тапшырылды.

Максабашская сельская библиотека приняла участие в конкурсе буктрейлеров «Күңелләр Тукай белән сөйләшә» по произведениям Г. Тукая, организованной Тюлячинской центральный библиотекой.  Библиотекарь сделала буктрейлер по  произведению Г. Тукая “Су анасы”, сделав его понятным детям, и разместил в социальной сети вконтакте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International