Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы коллективны социаль хезмәткәр көне белән котлады

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Теләче муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантаналы чара узды. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы коллективны социаль хезмәткәр көне белән котлады. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының, Теләче муниципаль районының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәмне җылы дустанә шартларда социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылардан видеороликлар карау белән билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International