Укулар читтән торып оештырылуга карамастан, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 134 еллыгына багышланган чараларда да актив катнаштылар. Мәктәптә оешкан “Репортер” тугәрәгенә йөрүче балалар #Тукайлыяз2020,# Тукайныукыйбыз, #КуңеллэрТукайбеләнсөйләшә хэштеглары астында, үзләренең Тукайга багышланган рәсемнәрен, аудио язмаларын инстаграм битләренә урнаштырдылар. Шулай ук укучылар “Габдулла Тукай шигырьләрен укыйм” акциясендә дә катнашып, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Лилия «Язлар белән безгә Тукай килә» дип исемләнгән онлайн марафон һәм Тукай әкиятләре буенча рәсем конкурсы үткәрде. Авыл укучылары актив катнаштылар. Конкурсны йомгаклап барлык катнашучыларга да китапханә тарафыннан әзерләнгән сертификатлар тапшырылды.
Тукай!.. Ул – бөек исем! Шуңа да һәркайсыбызның күңелендә, җанында аның исеме, халыкчан иҗаты. Апрель ае җитте исә, сөекле Тукаебызга карата күңелебездә булган тирән ихтирам, горурлык хисләре язгы ташкындай бар җиһанны биләп ала. Ел саен 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә мәктәбебездә шигырь бәйрәме уза. Быел да, укучылар дистанцион укуда булуга карамастан, видеога тошереп, укыган шигырьләрен җибәрделәр.Ул видеолар мәктәпнең инстаграм аккаунтында урнаштырылган. УГабдулла Тукай иҗаты буенча ясалган иллюстрацияләргә конкурс игълан ителгән иде, укучыларның бу рәсемнәрен инстаграмм аккаунтында карарга була. Укучылар белән шулай ук дистанцион тәрбия сәгатьләредә үтте.
Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, китап укучыларыбыз белән бергәләп, өйдә утырган вакытны файлалы итеп үткәрү максатыннан, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бергәләп, күңелебезгә хуш килгән Тукай шигырьләрен сөйләп (укып) үткәрде. Әлеге чара инстаграм челтәрендә ай буе дәвам итте. Видеоязмалар #өйдәутыр #Тукайныукыйбыз #Теләчекитапханәсе хэштеглары белән урнаштырылып барды.
Шулай ук “Күңелләр Тукай белән сөйләшә” буктрейлерлар акциясендә катнашып, видеоязмалар #культуратюлячи #библиотека #Күңелләртукайбеләнсөйләшә хэштеглары белән урнаштырды.
Быел Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбендә кече сыйныф укучыларына яраткан шагыйребезнең әкиятләренә һәм балалар шигырьләренә иллюстрацияләр ясарга тәкъдим ителде. Урта буын укучылары бөек татар шагыйре Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар.Укучыларның иҗатлары социаль челтәр битләренә урнаштырылды.
Күкчә авылы китапханәчесе #Өйдә утырабыз, рәсемнәр ясыйбыз акциясе кысаларында “Тукай шигырьләре - безнең рәсемнәрдә” дип исемләнгән акция үткәрде. Әлеге акциядә балалар катнашты. Шулай ук китапханә Г.Тукайның "Шүрәле" әсәре белән "Татарстанның китап дөньясы" акциясендә дә катнашты.
Бу көн Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел Габдулла Тукайның тууына 134 елллыгы билгеләп үтелә. Бөтендөньяда барган короновирус пандемиясе булу сәбәпле китапханәләрдә Тукайга багышланган кичәләр онлайн режимда үтте. Шәтке авылы китапханәсе социаль челтәрдәге аккаунтларында #Безтукайоныклары дигән хештеклар белән рәсемнәр буенча акция үткәрде. Акциядә катнашучыларга дипломнар җибәрелде. Теләче район китапханәсе оештырган #Күңелләртукайбеләнсөйләшә дигән буктрейлерлар конкурсында катнашты. #безтукайныукыйбыз дип исемләнгән шигырьләр флешмобы оештырылды.
Шәтке авылы китапханәсе Теләче җирлекара китапханәсе оештырган, #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә дип исемләнгән буктрейлерлар конкурсында катнашып, Габдулла Тукайның "Шүрәле" китабын тәкъдим итте.
Сөекле шагыйребез Г.Тукай тууына 134 ел уңаеннан барлык мәдәният йортларында “Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән онлайн –марафон үтте. Онлайн –марафонда районнан 75 кеше катнашты.
Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Вконтакте социаль челтәрендә “Тукай әсәрләре – безнең рәсемнәрдә” дип исемләнгән онлайн рәсем бәйгесе үткәрде. Балалар яраткан шигырьләрен, әкиятләрен рәсемгә төшерделәр. Бу рәсем бәйгесендә 12 бала катнашты.