Казаклар авылы китапханәсе үзенең китап укучылары арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай шигырьләренең сихри дөньясы” дип исемләнгән шигъри онлайн - марафон үткәрде. Шигырь кешедә сабырлык, миһербанлык, күңел сафлыгы кебек сыйфатларны тәрбияли, гүзәллек алдында баш ияргә чакыра. Бу марафонда катнашучыларның иң кечкенәсенә 3 яшь, ә иң өлкәненә 70 яшь иде.
Татар халкының кабатланмас улы, теленә, халкына тугры булган, аны милләт дип танытучы бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне уңаеннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында төрле чаралар уздырылды. Балалар үзләренең хыялларын кулланып рәсемнәр сурәтләделәр. Аларның ниндие генә юк: "Кәҗә белән сарык", "Су анасы", "Шүрәле", "Кызыклы шәкерт" һәм башкалар. Шулай ук нәниләр бөек шагыйребезнең шигырләрен дә матур итеп сөйләргә өйрәнделәр. Балаларны әзерләүдә ата-аналар бик тырыштылар. Без әлеге иҗат җимешләреннән матур видеороликлар ясап аларны Инстаграмм сайтыбызга урнаштырдык.
Елдан-ел Тукай иҗатына якыная барабыз. Татар халкының кабатланмас горурлыгы күк йөзендә үз урынын алды. Тукай сулышы безнең күңелләрдә яши, ул онытылмый, ул мәңгелек!
Акция проводится по всей России, в честь 75 - летия Победы в Великой Отечественной войне. В память о 27 млн погибших планируется высадить 27 млн деревьев. К акции присоединились и работники культуры села Средняя Меша.
Среднемешинская сельская библиотека приняла участие в конкурсе буктрейлеров организованной Тюлячинской межпоселенческой библиотекой #КүңелләрТукайбеләнсөйләшә" и представила стихотворение Габдуллы Тукая "Туган авыл".
Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр #СадПамятиДома акциясендә катнашты.
Күкчә авылы китапханәсе "Шигъри сабантуй" челтәрле акциясендә катнашып, диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы - Яр Чаллы шәһәренең 1 нче филиалы китапханәсе.
Күкчә авыл китапханәсе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #күңелләрдукайбеләнсөйләшә" акциясендә катнашты.
Традицион рәвештә узучы "Библиотөн" 2020 Бөтенроссия акциясе илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле 25 апрельдән 9 майга кадәр «Җиңү истәлегенә» девизы астында онлайн - марафон режимында узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Россиядә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә агач утырту буенча «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе үткәрелә. Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә бик аз вакыт калып бара. Куркыныч сынаулар аша үтеп, бабайларыбызның илебезне бөтен кешелек өчен саклап калулары белән без горурланабыз . Һәр агач - тыныч буыннарны искә алу һәм рәхмәт белдерү символы, ә агачлар утырту һәм тәрбияләү буенча уртак гамәлләр - россиялеләрнең теләсә кайсы вакытта бердәмлеге символы. 25 апрель көнне Айдар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре әлеге игелекле акциягә кушылдылар. Еллар узар, Җиңү бакчалары чәчәк атар һәм без һәрберебез ата - бабаларыбыз истәлегенә утыртылган агачлар белән Ватаныбыз бакчаларын бизәүебезне горурланып искә алырбыз.
Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әлеге акция уңаеннан мәдәният йорты биләмәсенә агачлар утырттылар.