6 июнь көнне, 221 ел элек, Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин дөньяга килгән. Бөек рус шагыйре Александр Пушкин рус һәм бөтендөнья әдәбиятында гаять зур мирас калдырган шагыйрь һәм язучы. Аның шигырьләре күнелгә кереп урнаша да без аларны гомер буена онытмыйбыз. Чын мәгънәсендә халык шагыйре Александр Сергеевич Пушкин әсәрләре илебезнең һәм бөтендөнья әдәбиятының алтын фонды булып тора.