Шәдке авыл китапханәсе Красноуфимск шәһәренең үзәк китапханәсе оештырган "Шигъри стихия" челлендж челтәрле акциясендә катнашып, дипломга лаек булды.
26 апрельдә татар җәмәгатьчелеге күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулуын билгеләп үтә. Быел ул үзизоляция шартларында, башка форматта үткәрелә. Мәктәп укучылары Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, видеога яздырып, роликларны үз аккаунтларына элә, кайберләре ясаган рәсемнәре белән уртаклаша. Башка еллардан аермалы буларак, роликларның таралу масштабы, караучылар саны артты. Мәктәп администрациясе акциядә катнашкан укучыларга, укытучыларга зур рәхмәтен җиткерә, аларга иҗади уңышлар тели!
Үзизоляция чорында, тыл ветераннарының балалары үзләренең әти-әниләренең сугыш чорында күргән авырлыклар, тормыш юллары турында сөйләгәннәрен видеога төшереп, китапхнәчегә җибәрәләр. Китапханәче Вконтакте социаль челтәрендә #геройлар хәтере хештегы астында бу видеоларны урнаштырып бара.
Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы, Вологодск өлкәсенең «Соколка район ҮБСЫ» балалар китапханәсе оештырган “Җир Объективта” дип исемләнгән ФОТОАКЦИЯДӘ катнашып, Сертификатка ия булды.
Урта Мишә авылы китапханәсе Минькино китапханәсе оештырган "Пушистый любимец" фотоконкурсына кушылды һәм челтәрле фотобәйгедә катнашкан өчен дипломга лаек булды.
Зверинологовский шәһәренең үзәк китапханәсе “Стихотворение, посвященное героям войны” дип исемләнгән регионара акция оештырды. Әлеге акциядә Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия дә катнашып, дипломга лаек булды.
Владимир Ильич Ленинның тууына 150 ел тулу уңаеннан Ульяновск шәһәренең 1 нче номерлы китапханәсе виртуаль акция үткәрде. Шәтке авыл китапханәсе дә әлеге акциядә катнашып дипломга лаек булды.
Шәтке авылы китапханәсе “75 книг о войне и Победе” исемле флешмобта катнашып Сергей Алексеевның “Сталинградское сражение. 1942-1943” исемле китабын тәкъдим итте. Һәм акциядә катнашып сертификатка лаек булды.
Акция 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Акциянең оештыручысы - Уфа шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсе. Әлеге акциядә катнашып сертификатка ия булды.
Акцияне оештыручылар – Вологодск өлкәсенең «Соколка район» балалар китапханәсе - № 4 филиалы.