ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Җиңү Открыткалары» бөтенроссия проекты старт алды. Аның төп максаты - тарихи хәтерне саклау һәм халыкны берләштерү. Айдар авыл китапханәсе бу проектта катнашып, "Нурлар" клубына йөрүче китап укучыларның рәсемнәрен җибәрде.

21 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе Владимир Ильич Ленинның (Ульянов) тууына 150 ел тулу уңаеннан һәм Ульяновск шәһәренең «Сәнгать дөньясы» 1 нче махсуслаштырылган китапханәсе тарафыннан оештырылган «#ИмяЛенин» виртуаль акциясенә кушылып  диплом белән бүләкләнде.

Дәһшәтле сугыш чорлары  ерагайган саен фронтта каһарманлык күрсәткән, тылда ач - ялангач килеш эшләп, Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз саны елдан - ел кимесә дә, безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшкән кешеләрдән хатирәләр кала. Сугыш узган ветераннар фронтта һәм тылда үткән һәр көнне кичәгедәй хәтерли, алар ул кичерешләрне күз яшьләре аша сөйли. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, хезмәт фронтында катнашкан авылыбызның тыл ветераннары истәлекләре белән таныштыру максатыннан Айдар авыл китапханәсе 19 апрель көнне  “Онытырлык түгел үткәннәр” дип исемләнгән акция игълан итте.

Айдар авылы китапханәсе "Шигъри сабантуй" челтәрле акциясендә катнашып,  диплом белән бүләкләнде.                                     Акциянең оештыручысы - Яр Чаллы шәһәренең 1 нче филиалы китапханәсе.

16 апрель көнне, Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова Алсу Гыйззәт кызы “Үлемсез китап полкы” акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы: Ростов өлкәсе Зимовников районы үзәк китапханәсе.

Әлеге чарада Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мөхәммәтшина да катнашты. Укыган китапларыннан матур өзекләрне в контакте социаль челтәр битендә яктыртып барды.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия  1 нче апрельдән алып 21 нче апрельгә чаклы  #Теләче #УртаМишә #ТАССРга100ел хештеглары куеп,  в контакте социаль челтәр битендә #Авылымгүзәллеге исемле марафонда катнашып, авыл тарихын, аның күренекле шәхесләрен яктыртып барды.

Урта Мишә авыл китапханәсе "Шигъри сабантуй" челтәр акциясендә катнашып, Дипломга ия булды.  Акциянең оештыручысы -  Чаллы шәһәренең 1 нче филиаллы китапханәсе.

Олы Мишә урта мәктәбендә укучыларны читтән торып укыту дәвам итә. Укучыларыбыз дәрес программасын үзләштерү белән беррәттән төрле акцияләрдә, иҗади конкурсларда да актив катнашалар. Хәзерге вакытта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100-еллыгына  багышланган бик күп онлайн чаралар, акцияләр уза. Без үзебезнең укучыларыбызны, мөгаллимнәрне, әти-әниләрне  «Үлемсез полк» акциясендә катнашырга чакырабыз. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугыш кырында ятып калган бабаларыбызны искә алу хөрмәтенә оештырылган бу акция онлайн үтә.

Тиздән 26 апрельдә  бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтәчәкбез.  Балалар бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнгә багышланган рәсемнәр `һәм  эшләр иҗат итәләр. Бу матур  рәсемнәрне   2 сыйныф укучылары ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International