Балалар безнең гүзәл киләчәгебез! Без һәркайсыбыз да балаларыбызның инсафлы, әдәпле, сау – сәламәт, әти-әниле булып үсүен телибез. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнең коллетивның, әти-әниләрнең теләге һәм бурычы.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан безнең балалар өчен бик күңелле бәйрәм әзерләгәннәр иде. Бәйрәм чарасында, җырлар, биюләр белән бергә, балалар өчен төрле конкурслар, кызыклы уеннар үткәрелде.Кечкенәләр төркеме өчен бәйрәм дискотекасы ,уртанчылар төркемендә “Күңелле балачак”дигән темага рәсем конкурсы ,э зурлар төркеме балалары асфальтта рәсем ясадылар. Балаларның шат, көләч йөзләрен күреп күңел сөенеп торды. Аларның шат авазлары гел шулай яңгырап торсын иде...