Китапханәче акциядә катнашучыларны популяр китаплар белән таныштырды, шулай ук “Китап уку ничек яхшы! Китап уку модалы!” дигән күргәзмәгә күзәтү ясады.
Бәйрәм чарасы җырлар, биюләр, төрле уеннар, кызыклы чыгышлар белән бергә үрелеп барды. Лотерея билетлары уйнатылды. Чара бик күңелле үтте, авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.
Барысы да иске елда калсын, ә яңа елның беренче минутларыннан ук тормыш тиз үзгәреп, бәхет, сәламәтлек, алып килсен! Безнең яныбызда ышанычлы дуслар булсын! Яңа елда безнең белән бары тик күңелле сюрпризлар гына булсын!
28 декабрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре бөтен авыл өчен «Открытие елки» бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм мәдәният йорты бинасында дәвам итте, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, яңа ел җырларын җырладылар, бәйрәм бик күңелле узды.
Балалар иртәсендә мәктәп укучылары арасында иң яхшы Яңа ел газетасына һәм авыл китапханәсендә үткәрелгән «Наряди елку» рәсеменә конкурста җиңүчеләрне котладылар.
2020 елның 1 гыйнвар көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Низамова Миннегөл Гәйнетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Миннегөл апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма сәркатибе Роберт Арсланов һәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов Миннегөл апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
2020 енче елның 4 январь көнендә Теләче районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Шамсутдинов Фәннүр һэм Шаймарданова Ризәлә никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.
Яшь Шайхутдиновлар гаиләсенә ТАССР оешуга 100 ел уңаеннан истәлек билгесе һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Әлеге бүләкне Теләче районы башкарма комитеты җитәкчес урынбасары Гиниятуллин Динар Сәет улы тапшырды. Шайхутдиновлар гаиләсенә мәңгелек мәхәббәт, озын гомер, гаилә бәхете теләп калабыз!
2019 елның 28 декабрендә Арчада 2009,20010, 2011 елда туган малайлар, кызлар арасында йөзу буенча ярышлар булып үтте. 2011 елда туган малайлар арасында Гыйниятуллин Әмир 1 урын яулады (Тренеры-Заһидуллин Булат).
2019 елның 28 декабрендә Әтнә районында көрәш буенча 2005 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Кыш бабай призына ачык турнир булып үтте. Барлыгы 8 районнан 130 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасы бик күңелле үтте.Мәктәптә бәйрәм рухы хөкем сөрде.Барлык укучылар да Яңа ел кичәсенә ныклап әзерләнгәннәр, һәр укучы тамашачылар алдында матур итеп чыгыш ясады.
Бәйрәм кичәсе мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. котлавы белән башланып китте. Гөлшат Гаптравефовна укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, кунакларны узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе 2020 елда сәламәтлек, бәхет-шатлык, зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында җиңүче, призер булган укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел тамашасы үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары белән һәркемнең исендә калды.