26 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 8-11 нче сыйныф укучылары арасында «Хан сараенда яна ел» исемендә Яңа ел тамашасы үткәрелде.

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

 Бәйрәм кичәсе мәктәп  директоры Миннекаева Г.Г.  котлавы белән башланып китте. Гөлшат Гаптравефовна  укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, кунакларны  узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе 2020  елда  сәламәтлек, бәхет-шатлык, зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында җиңүче, призер  булган укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел тамашасы   үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары  белән һәркемнең  исендә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International