ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Нәки Исәнбәт (Нәки Сираҗи улы Закиров) – татар язучысы, драматург, прозаик, филолог, укымышлы – фольклорчы, татар сүзлекләрен төзүче. Күргәзмәдә язучының китапханә фондындагы китаплары урын алды.

Яңа ел - тылсымлы да, серле дә бәйрәм, чөнки бу көннәрдә урамнарда, оешмалар каршында пәйда булган карлы-бозлы сыннарны, җемелдәтеп бизәлгән биналарны күргәч, кайда әкият бетеп, кайда чынбарлык башланганын абайламый да башлыйсың. Айдар авылы китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре дә үз территорияләрендә кардан сыннар ясап авыл халкына, балаларга матурлык һәм яңа ел рухы бүләк иттеләр. Күңел җылысы биреп ясалган кар сыннары бәйрәм тәмамланганнан соң да яхшы кәеф саклап калырга ярдәм итәчәк.

26  декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 6-11 нче  сыйныф укучылары арасында «80 нче елларда кунакта» исемендә  Яңа ел тамашасы  үткәрелде.  Бәйрәм кичәсе мәктәп  директоры Сөнгатуллин М.М.  котлавы белән башланып китте. Марат Мухаррамович  укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, кунакларны  узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе 2020  елда  сәламәтлек, бәхет-шатлык, зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында җиңүче, призер  булган укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел тамашасы   үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары белән һәркемнең исендә калды.Һәр сыйныф укучысының актив катнашуы да сөендерде. Бәйрәм бик күңелле үтте!

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсенең “Нурлар” клубына йөрүче балалар  “Яшелдән күлмәк кигән, китапханәгә килгән” дигән конкурста  катнашып, үз куллары белән кул эшләнмәләре ясадылар. Үзләре ясаган уенчыкларны яңа ел чыршысын бизәргә  яки якыннарына бүләк итү өчен өйләренә алдылар.

Яңа ел ёлкасына барлык мәдәният хезмәткәрләренең балалары чакырулы иде. Күңел ачу тамашасы әкият геройлары катнашуында, төрле уеннар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гына мәйдан кар скульптураларының кечкенә корольлегенә әверелә. Шушы туңдырылган бөтен матурлык халыкның күңелен күтәреп, Яңа елны дус-тату, әдәпле итеп каршылауларын телим! 2020 елда барысы да сәламәт һәм бай булсын!

Ямбулат авыл клубында  кече яшьтәге мәктәп балалары өчен  чыршы бәйрәме уздырганнар.

27 декабрь көнне  Лесной бистәсенең балалар бакчасында   “Кар бабай безгә кунакка ашыга” исеме астында балалар  өчен  чыршы бәйрәме уздырганнар.

27 декабрь көнне  Шармыш авыл клубында  Шармыш мәктәбе укучылары катнашында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International