27декабрь көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында " Исәнме, Яңа ел!" дигән балаларның бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмгә балалар шигырьләр, ,җырлар, биюләр өйрәнделәр. Бәйрәмнең төп кунагы, билгеле, Кыш бабай. Кыш бабай балаларга үзе алып килгән күчтәнәчләрен өләште. Балаларның шигырьләрен тыңлады. Үзе дә алар белән биеде, җырлады. Бәйрәм бик күңелле булды. Балаларга да, кунакларга да бәйрәм бик ошады. Без дә, Кыш бабайга кушылып, барлык балаларны, әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Корычтай нык сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык теләп калабыз.