1 март көнне Байлар Сабасында бадминтон буенча "Шәхси кубок" зона ярышының 1 этабы узды. Ярышларда тренер А. Ф. Җаббаров җитәкчелегендәге Баландыш төп мәктәбе командасы катнашты. Шәхси зачетта Гыйләҗев Т., Гыйләҗиев М., Гайнетдинов Р. 3 урынны, Саруханян М.-2 урынны, Җаббарова Ф.-1 урынны яуладылар. Котлыйбыз!
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 12 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
2026 елның 09 мартыннан алып 2026 елның 20 мартына кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Кукмара, Теләче, Питрәч районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Ир-атмы ул, офицерме, галимме, студентмы, мәктәп укучысымы — һәркем үз Ватанын, үз гаиләсен саклаучы булып тора. Әлеге ел кысаларында китапханәбездә даими китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре белән танышырга ярдәм итә. Күргәзмә өчен Россия геройларының батырлыгын чагылдырган әдәбият сайлап алынды. 27 февраль көнне китапханәбездә “Пушкин картасы” программасы кысаларында батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар илебезнең каһарманнары турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар, батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге темасына багышланган әдәби әсәрләрне өйрәнделәр.
Әлеге олимпиада да Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә ( җитәкчесе Хакимов Р.Р. ) җиңүче, Олы Нырсы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гаязов Азамат (җитәкчесе Гаязов М.Г.) призер булдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
26 февраль көнне Теләче 3 нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм һәм гражданлык нигезләрен тәрбияләүгә заманча алымнар» темасына район мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары өчен семинар узды. Дәресләрне һәм мастер-классларны Теләче 3 нче балалар бакчасы педагоглары Хазинурова Гөлназ Рәлиф кызы, Минһаҗева Галия Рафаэль кызы, Хәбирова Фәридә Фәрит кызы, Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы, Биккинина Римма Рәшит кызы, Шакирова Гөлназ Инсафетдин кызы үткәрде.
28 февраль көнне Теләче авылының «Батыр» спорт комплексында көрәш буенча спорт мастеры Р.А. Габрахманов призына милли көрәш буенча ачык шәхси - команда ярышы узды. Ярышларда Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы катнашты. Шәхси зачетта укучылар Гарипов А., Хәйретдинов Г. 3 урынны яуладылар, Җәләлиев М. чемпион булды. Тренерлары-Галимов Д. и. Балаларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
27 нче февраль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә «Без бергә» балалар сәнгать иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән 305 иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 7 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. Фестивальнең район этабында җиңүчеләре - I дәрәҗә лауреатлары һәр яшь төркемендә һәр номинациядә фестивальнең зона турында катнашачаклар.
Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2026 елның язгы-кыр эшләренә әзерләү максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау графигы нигезендә, 2026 елның 30 мартыннан 10 апрельга хәтле район хуҗалыкларында тракторларга хәм арбаларга техник карау чарасы уздырылачак.
Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен семинар узды. Төп тема булып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм һәм гражданлык тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре торды.