26 февраль көнне Теләче 3 нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм һәм гражданлык нигезләрен тәрбияләүгә заманча алымнар» темасына район мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагоглары өчен семинар узды. Дәресләрне һәм мастер-классларны Теләче 3 нче балалар бакчасы педагоглары Хазинурова Гөлназ Рәлиф кызы, Минһаҗева Галия Рафаэль кызы, Хәбирова Фәридә Фәрит кызы, Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы, Биккинина Римма Рәшит кызы, Шакирова Гөлназ Инсафетдин кызы үткәрде.
Ачык чаралардан соң түгәрәк өстәл узды. Теләче 3 нче балалар бакчасы педагоглары (Хуҗина Рузия Госман кызы, Мөбәрәкова Диләрә Мәүлетгали кызы, Ибраһимова Айгөл Рафаэль кызы, Сәетова Дилбәр Рәшит кызы) докладлар белән чыгыш ясадылар һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинарга мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Сәетова Анна Николаевна йомгак ясады.