Зурлар төркеменә йөрүче балалар, тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары җыйдылар,орлыкларны киптерергә коры урынга урнаштырдылар.
11 нче сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.
Бүген зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре Исхакова Л.Ф һәм Сабирҗанова Л. М. белән берлектә, балалар бакчасы территориясе буйлап көзге экскурсия үткәрделәр. Экскурсия барышында тәрбиячеләр балаларга елның иң матур вакыты – алтын көз турында, аның сынамышлары турында сөйләделәр.
10 сентябрь көнне Максабаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Максабаш авылы балалар бакчасында #ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН # МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН” акциясе кысаларында, “Яхшы сүзләр көне” үздырдылар.
«Экстремизмга - ЮК!” айлыгы кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә «Үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен саклап калу! " дип исемләнгән акция узды.
Олы Мишә урта мәктәбендә һәр атнаның сишәмбе көнендә юл йөрү кагыйдәләренә һәм юлда балалар куркынычсызлыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үтә.
Казан - Татарстан Республикасының башкаласы. Россиянең иң эре икътисадый, фәнни, мәдәни һәм спорт үзәкләренең берсе.Урта Мишә авыл китапханәсендә “Син Татарстанны беләсеңме?” исемле темага буклетлар эшләнде.
5 сентябрь көнне "Көзге игелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында, Айдар авылы китапханәсендә «Игелекле башлангычлар көне» акциясе оештырылды.
5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе үткәрелә.
11 һәм 12 сентябрьдә Татарстанның Балтач районында Авыл хуҗалыгын үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашалар.