5 сентябрь көнне "Көзге игелек атнасы - яхшы эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында, Айдар авылы китапханәсендә «Игелекле башлангычлар көне» акциясе оештырылды. Бу көнне китапханәдә «Китап аша игелек һәм яктылыкка» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде, һәм китап укучылар аны кызыксынып карадылар, үзләренә охшаган китапны өйгә яздырып алдылар.