1986 нчы елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды.

2026 елның 19 апреле, якшәмбе

Быел Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнгә 40 ел була. Бу шартлау Хиросимага ташланган атом бомбасыннан 40 тапкыр көчлерәк иде. Чернобыль  зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша. Егетләребез, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, үзләренә йөкләнгән бурычны зур җаваплылык тоеп башкаралар. Ликвидаторларның хезмәте – чын мәгънәсендә зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсен иде. Еллар узган саен сафларыбыз кими бара. Чернобыль вакыйгасы, кыю йөрәкле ир-егетләребезнең батырлыгы турында мәгълүмәт бирү максаты белән 17 нче апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән “Чернобыль. Без хәтерлибез” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International