«Якташларыбызның хезмәт батырлыгы»

2026 елның 19 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Якташларыбызның хезмәт батырлыгы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.  Әлеге чара авылдашларыбыз һәм райондашларыбызның хезмәт батырлыгына багышланган иде. Очрашуда катнашучылар авылыбызның тыл ветераннары, тракторчы хатын-кызлары, төрле дәрәҗәдәге Дан ордены кавалерлары турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар һәм Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Каримовага багышланган яңа гына нәшер ителгән «Ил үстергән кыз Гөлбикә» китабы белән таныштылар. Аларның шәхси уңыш тарихлары, хезмәт батырлыгы бүген дә яшьләр өчен үрнәк булып тора.

Батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәт, үз илеңнең тарихын белү, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнү, төрле чорларда Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген, бөек мирасын саклау, аларның кыюлыгын һәм фидакарь хезмәтен үрнәк итеп алу, тормышта шул кыйммәтләргә таянып яшәү – безнең изге бурычыбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International