ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

13 июнь көнне,Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында пожар куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерү булды, тикшерүне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР ТР буенча УНД һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе, эчке хезмәт подполковнигы Хәкимуллин Л. М. үткәрде. Ул балалар бакчасы территориясе, кабинетлар һәм төркем бүлмәләре янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләренә туры килүен, үтәлешен тикшерде. Балалар белән әңгәмә һәм бакча хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрде.

13 июнь көнне  Максабаш авылы мәдәният йорты  китапханәче белән берлектә, «Балачак» берләшмәсенә  йөрүче балалар  белән,   табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, чишмә белән танышу максатыннан «Тимерче чишмәсе» нә  экскурсиягэ бардылар.    Шулай ук балалар белән хәрәкәтле уеннар да уйналды.

12 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Хыялый балачак” берләшмәсе, шулай ук кунакка кайткан балалар өчен “Син боларны беләмсең”  дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Бу дәреснең максаты: балаларда китапларга сакчыл караш тәрбияләү, китап белән эш итү культурасын өйрәнү, балаларда китапка карата кызыксыну уяту.

Һәр очрашуда алар ниндидер яңалык кертеп, оешма эшен тагын да җанландырып җибәрәләр. Буыннар чылбырын өзмичә, үзләренең осталыкларын киләчәк буынга тапшыралар. Бүгенге Әҗекә чишмәсе янында үткән очрашуыбызда коймак пешерү буенча мастер класс укәрелде.

Сабантуй программасы концерт номерларыннан һәм төрле спорт уеннарыннан һәм ярышлардан торды .

Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклап калган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефләре, оештыручыларның җайга салынган эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да күңелле узуына ярдәм итте.

Без китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйларда уеннар үткәрдек, бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаштык .

Бәйрәмне оештыруда Казаклар авылы китапханәчесенең дә зур өлеше керде. Кайткан кунаклар, авыл халкы барысыда сабантуй мәйданына агылды. Мәйдан уртасында милли көрәш, күңелле уеннар, авыл үзешчәннәренең моңлы җырлары яңгырады. Халык рәхәтләнеп бәйрәм итте.

Сабантуйны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф. Г. һәм балалар биюе ачып җибәрде. Сабантуйның иң хөрмәтле кунаклары кыр батырлары һәм терлекчеләр булды. Мәйданның үзәгендә көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр, чүлмәк ватучылар һ. б. төр уеннар уйнатылды. Шәтке Сабантуеның абсолют батыры булып Мавлин Эмиль калды. Сабантуй күтәренке рухта үтте.

Аның күп гасырлык тарихы бар, үз гореф-гадәтләрен бүген дә саклап калган. Теләче районында  да 8 июнь көнне Сабантуй бәйрәме булып узды.  Без китапханәчеләр дә  Сабантуйда массовка өлешендә катнаштык.

7 июнь көнне Шәтке мәдәният йорты , китапханә, авыл җирлеге хезмәткәрләре, балалар белән берлектә татар халкының милли традицияләренә таянып, матур итеп Сабантуйга бирнә җыюны оештырдылар. Моңлы баян тавышы барлык кешеләрне Сабантуй бәйрәменә чакырып калды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International