ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Китапханәче нәниләрне китап укырга «әдәби мәйданчыкка» җыйды. Ул нәниләргә әкиятләр  укыды, уеннар оештырды.

                                                                          


14
июнь, 2019 ел
җомга

14 нче июнь көнне районыбызда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану, агропромышленность һәм азык – төлек сәясәте буенча Комитеты һәм Марий Эл Республикасы Дәүләт Җыенының аграр комплексны үстерү буенча Комитетларының берләштерелгән утырышы узды. Депутатлар “Теләче” сәнәгать паркында һәм “Гыйниятуллин С.Ш.” крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.

14 нче июнь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 28 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды.

14   нче  июнь көнне,   Теләче урта  мәктәбендә,  районыбызның     9  нчы  сыйныф укучылары    тарих, физика һәм география фәннәре  буенча  төп   дәүләт имтиханнары   тапшырдылар .   Уңышлар телибез сезгә, балалар !

Шушы көнгә багышлап рус шагыйре А.С. Пушкинның 220 ел тулу уңаеннан, Теләче җирлекара китапханәсендә “Солнце русской поэзии” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең барлык буыннар яраткан шигырьләре, сәнгать әсәрләре, шулай ук язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмати әсбаплар тәкъдим ителде.

Бу көн милли бердәмлек, азатлык, тынычлык , татулык Ватаныбызның хәзергесенә  һәм киләчәгенә  гомуми җаваплылык символы булып тора. Шул көн уңаеннан,  11 июнь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында  «Россия – навеки ты моя » дигән китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән әдәбият бәйрәмнең тарихы, рус дәүләтчелеге, социаль һәм сәяси психология, россия гражданнар һәм гомумән ил турында.

Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. 12 июнь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага телдән журнал уздырдык. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең  дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне  арттыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International